Сөттән акча мул керә
Бүген, ягъни 20 декабрь көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында агымдагы елның ноябрендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан терлекчелек тармагында куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелендә узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, зооветеринария хезмәткәрләре, инженерлар, агрономнар чакырулы иде.
Киңәшмәдә көн тәртибендә каралган темалар буенча “Россельхознадзор” идарәсе дәүләт инспекторы Ленар Сабиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Нзаметднинов, идарәнең җитештерү бүлеге консультанты Резеда Фәрхуллина, район ветеринария берләшмәсе җимтәкчесе Илгизәр Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов чыгыш ясады. Киңәшмәдә омгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Сөттән акча мул керүен ул җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте мисалында аңлатып күрсәтте. Бүген әлеге ширкәт терлекчеләре көнгә бер сыердан 26 килограмм сөт сава. Биредә әлегедәй югары күрсәткечкә 504 баш сыерга исәпләнеп төзелгән һәм быел җәен файдалануга тапшырылган заманча комплекста цифрлы технологияләргә нигезләнеп, сыерларны бәйләмичә асрау нәтиҗәсендә ирешәләр.
Ноябрьдә терлекчелектә куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында беренче урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте терлекчеләре чыкты. Мактаулы күчмә приз - Ат сыны белән Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты ширкәт җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдиновка, җылы одеаллар ширкәт терлекчеләренә тапшырылды. Шәткелеләрнең бу өченче ай рәттән педъесталның иң югары баскычына менүләре. Алар сентябрь, октябрь айларның да абсолют җиңүчеләре булганнар иде.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев