Спорт – сәламәтлек нигезе
Спорт – сәламәтлек нигезе. Бу шигарьне балаларга кечкенә яшьтән үк сеңдереп үстерсәң, үсә төшкәч моның чыннан да шулай икәненә инанасың.
Теләче урта мәктәбе укучылары һәм аларның физик тәрбия укытучылары Рафил Рефат улы Хәкимов та моны бик яхшы аңлый. Кышкы һава торышының уңай торуыннан файдаланып, укучылар физкультура дәресләрен саф һавада, чаңгы шуып үткәрә. Районыбызда кыш фасылы дәверендә бик күп күләмдә чаңгы ярышлары үтә. Һәм әйтергә кирәк, әлеге ярышларда Теләче урта мәктәбе укучылары призлы урыннар яулый. Әлбәттә физик әзерлексез, даими рәвештә чаңгыда йөрү серләренә төшенми генә бу уңышларга ирешеп булмый. – Чаңгыда йөрү сәламәтлек өчен иң әйбәт спорт төрләренең берсе дияр идем мин. Чаңгыда йөргәндә йөрәк, мускул эшчәнлеге әйбәтләнә. Укучы балаларның чаңгыда йөреп кергәннән соң аппетитлары яхшыра. Ә дөрес һәм вакытында туклану шулай ук физик яктан нык булып үссеннәр өчен бик мөһим фактор булып тора, - ди укытучылары Рафил Рефат улы. Укучылар үзләре дә физкультура дәресләрен көтеп ала, чаңгыда йөрүне түземсезлек белән көтәләр. Рәсемдә: Теләче урта мәктәбенең 3 “Г” сыйныфы укучылары физик тәрбия дәресендә чаңгы шуу серләренә төшенә.
Лилия Киямова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев