Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Штаб утырышында

21 март көнне муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә язгы эшләренә әзерлек буенча штаб утырышы булды.

Утырышта җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте белән “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгының язгы кыр эшләренә әзерлекләре барланды. Моннан тыш, утырышта әлеге хуҗалыкларның терлекчелек тармагындагы эшчәнлекләренә дә бәя бирелде. Штаб әгъзалары алдында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре  Гөлүс Зәйнетдинов белән Айнур Әхмәтовлар хисап тотты. Хисаплардан соң район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдиновның мәгълүматлары тыңланды. 

Чыгышлардан күренгәнчә, әлеге хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлекләре мактанырлык түгел. Тагылма машиналар, тракторлар паркы нык иске, ремонт эшләре бик күп чыгымнар сорый, ашлама, ягулык-материаллары юк дәрәҗәсендә. Терлекчелектә дә чигенеп эшләүләре күпләрнең күңелен борчый. Штаб утырышында  ике хуҗалыкның җитәкчеләренә дә, белгечләренә дә хәлне уңай якка үзгәртү бурычы куелды, кискен карарлар кабул итү өчен хуҗалыкларга билгеле бер вакыт бирелде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев