Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Суда өзелгән гомерләр

Узган ялларда республикада суга батып үлүчеләр бик күп була. Ике көндә алты кешенең гомере өзелгән. Төп сәбәп - рөхсәт ителмәгән урында коену, көймәдә әйләнеп каплану, иминлек таләпләрен үтәмәү.

Фаҗигаларга беркадәр көннәрнең эссе торуы да сәбәпче. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, кече суднолар белән фаҗигалар арта бара. Коену сезоны башыннан республика сулыкларында 31 кешенең гомере өзелгән, 20 сенә ярдәм итеп өлгергәннәр.

Аяныч хәлләрнең сәбәбе нидә? Мисал өчен, Казан шәһәренең Комсомольская күлендә су коену рөхсәт ителгән, бер як ярында коткару боҗралары да бар. Әмма күлнең икенче ягы бөтенләй су коену өчен җиһазландырылмаган. Узган ялларда биредә аянычлы хәл килеп чыга да инде. Биредә бер гаилә  исерткеч эчемлекләр кулланып ял итә. Йөзә белмәгән 31 яшьлек хатын суга кереп китә һәм бтып үлә. Әйтүләренчә, ире хатынын ничек кенә коткарырга тырышмасын, булдыра алмый. Тагын шундый аяныч хәл Саба районының Туктар авылы янәшәсендәге сулыкта килеп чыга. 41 яшьлек ирне судан табып алалар. Суга батып үлү белән бәйле фаҗига Лаеш районында да теркәлә. Державино авылы янындагы сулыкта 28 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Биектау районында да ир-атның үле гәүдәсе табыла.Түбән Кама районында да бер ир - ат батып үлгән. Аның үле гәүдәсен яр буеннан 11 метр ераклыкта табып алалар. Югарыда санап үтелгән фаҗигаларның сәбәпләре ачыклана. Казансу елгасына моторлы көймәдә  йөзү өчен чыккан биш ир-ат өчен әлеге сәяхәт күңелсез тәмамлана. Икесе фоторәсемгә төшәр өчен көймәнең “борыны”на  ук килеп басалар. Нәтиҗәдә, көймә әйләнеп каплана. Бәхетләренә иратларның бишесе дә коткару жилетлары кигән була. Бу хәлне яр буенда күреп торган су коенучылар коткаручыларга шалтыраталар. Көймәдәгеләр барысы да исән кала, ә көймә йөртүчегә саллы суммада штраф салына. Лаеш районында кабартылган көймәдә йөрү дә фаҗигале тамамланган. Башта ишкәк ярдәмендә хәрәкәт иткәннәр, аннары моторны кабызып җибәрәләр. Шулчак бер ир-ат суга егылып төшә һәм батып үлә.- Республика  сулыкларында көймәләр белән бәйле фаҗигалар күбәйде. Елга - сулыкларда навигация чоры башлангач, шундый сигез очрак теркәлде, биш кешенең гомере өзелде, җиде кеше коткарылды. Моторлы көймәләрдә йөргәндә тизлекне арттырмау шарт, куркыныч урыннарда ул сәгатенә 10 чакрымнан артмаска тиеш. Әлеге фаҗигаларга бәйле рәвештә кисәтеп узам: көймәләрдә йөзгәндә, су коенганда  иминлек чараларын күрергә кирәк. Бәхетсезлек очракларында зыян күрүчеләргә ярдәм итегез. Бу хакта полициягә, медпунктка хәбәр итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.  Сулыкларда фаҗига килеп чыгу очракларының төп сәбәбе - ата-аналарның балаларына контроле җитмәү, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену. Безнең районда суда коену, йөзү фәкать “Дулкын” йөзү бассейнында гына рөхсәт ителә. Районда бер генә елга да, сусаклагыч та коену өчен җиһазландырылмаган, - дип белдерде Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге консультанты Илһам Гарипов. Ел башыннан республика сулыкларында 110 кеше һәлак булган, алар арасында дүрт бала да бар. 37 кешенең гомерен коткаручылар саклап калган. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев