Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тәрбияләргә өйрәтү мәктәбе»үз эшен дәвам итә

Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Тәрбияләргә өйрәтү мәктәбе” уңышлы гына эшләп килә.

«Тәрбияләргә өйрәтү мәктәбе»нең максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны өй шартларында сыйфатлы итеп карау-тәрбияләүне булдыру тора. Үз-үзләрен карый алмаучы кешеләрне тәрбияләүче затларга консультация бирүгә һәм тәрбия кылыр өчен күнекмәләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән, план нигезендә расланган, даими дәресләр үткәрелә. Укыту теоретик нигезләрне өйрәнү һәм практик күнекмәләрне үзләштерү буенча төркем белән һәм индивидуаль рәвештә узучы түләүсез дәресләрне күздә тота.  Шушы көннәрдә социаль хезмәткәрләр өчен "Гигиена процедуралары һәм хәрәкәте чикләнгән гражданнарны көндәлек карау" темасы буенча  дәрес оештырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев