Тәҗрибә уртаклаштылар
Бүген, ягъни 10 август көнне, районыбызда тәҗрибә уртаклашу максаты белән, Әгерҗе районы делегациясе булып китте.
Делегация составында әлеге районның район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев һәм “Сәетов И.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Сәетов бар иде. Соңгысы авыл хуҗалыгы машиналары белән сәүдә итүче танылган эшмәкәр. Моннан тыш, Илнур Рафис эре җирбиләүче буларак Лаеш районында авыл хуҗалыгы продукциясе белән дә шөгыльләнде. Соңгы вакытта әлегедәй игелекле эшкә - үзенең туган районы Әгерҗедә дә кереште. Әгерҗегә кайтуын, милеккә анда җир алып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә алынуын ул туган як кадере белән аңлатты. Бу уңайдан ул: ”Кая гына барсаң да, туган як, туган авыл гел истә. Аның киләчәген матур итеп күрәсе килә. Яшь барган саен аның кадере арта. Уйлап, санап эшләгәндә, авыл хуҗалыгын да отышлы тармак итәргә була. Мин моңа нык ышанам”, - дип белдерде.
Әгерҗелеләр җаваплылыклары чикләнгән “Игенче” һәм “Алан” ширкәтләрендә булып, аларның бүгенге эшчәнлекләре белән таныштылар. Бигрәк тә аларны әлеге ширкәтләр базасында төзелгән һәм төзелеп килүче сөтчелек комплекслары һәм”Алан” ширкәте базасындагы терлек азыгы әзерләү үзәгенең эшчәнлеге кызыксындырды. Үзләренең дә заманча сөтчелек комплекслары төзергә алынырга исәпләре юк түгел. Аларны хуҗалыклардагы әлеге объектлар буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озата йөрде.
Исегезгә төшерәбез, Дилүс Гаскәр улы җитәкчелегендәге делегация районыбызда кышкы айларда булып киткән иде. Алар ул вакытта чабышкы һәм татар атларын күпләп үрчетүче Сәгыйть Гыйнияуллин крестьян-фермер хуҗалыгында булып атчылык тармагы, бигрәк тә, татар атлары үрчетү юнәлеше белән кызыксынган иде.Бу юлы да әгерҗелеләр әтрафлы экскурсия өчен рәхмәтле булып киттеләр.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев