Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәүге фестиваль, тәүге чыгышлар…

Бүген, ягъни 12 май көнне, район мәдәният йортында районның Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Тюлячинская звездочка - Теләче йолдызчыгы” дип исемләнгән тәүге фестиваль-бәйге үткәрелде.

Әлеге фестивальдә 5 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балалар катнашып, үзләрен төрле яктан сыный, күрсәтә алдылар. Фестиваль-бәйгене тантаналы шартларда проектның җитәкчесе Зилә Баева ачып җибәрсә, җиңүчеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин белән район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Вахитова бүләкләде.

Шунысы игътибарга лаек, мәгълүм фестиваль Россиядә Укытучылар белән остазлар һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәрелде. 

Балалар бакчаларында тәрбияләнүче, мәктәпләребездә белем алучы сәләтле балалар концерты турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев