Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллинның Изге Троица көне белән котлавы
Хөрмәтле христиан динен тотучы райондашларыбыз! 31 нче майда Изге Троица көне билгеләп үтелә. Сезне шушы якты бәйрәм белән чын күңелемнән котлыйм!
Бу бәйрәм христианнар өчен иң төп бәйрәмнәрнең берсе санала. Изге Троица көне – рухи яңару символы, тигезлеккә, әхлакый нормаларны һәм гомумкешелек кыйммәтләрен хөрмәт итүгә өндәү.
Изге Троица көне шулай ук яхшылык һәм гаделлек идеалларына тугрылыкны символлаштыра.
Бу бәйрәм көнендә мин сезгә һәм якыннарыгызга шатлык, бәхет, гаиләләрегезгә иминлек телим. Ул иман ныклыгына, рухи пакълануга ирештерсен. Күкләребез тыныч, аяз булсын!
Ихтирам белән, Теләче муниципаль районы башлыгы А.Г. Фатхуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев