Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллинның Сабан туе бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кайткан кунаклар! Сезне Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм.
Бу бәйрәм – татар халкының мәдәни җәүһәре, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез арасында җанлы бәйләнеш.
Сабантуй язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән бәйле рәвештә туган тантана буларак, халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә.
Сабантуй - төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерү, дуслык һәм аңлашу бәйрәме ул. Бу - ата-бабаларыбызга хөрмәт йөзеннән, бай мәдәни традицияләрне саклап, аларны киләчәк буыннарга тапшыру. 2026 ел ил Президенты тарафыннан «Россия халыклары бердәмлеге елы» һәм «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» дип игълан ителде. Безнең төп бурыч - халыклар дуслыгын саклап калу, халкыбызның батырлыгы турында тарихи хәтерне киләчәк буыннарга тапшыру.
Егетләребез, Бөек Ватан сугышындагы кебек, илебез азатлыгы өчен көрәшәләр. Аларның исән-сау, Җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуларын телим. Авыр хезмәтләре, хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәре, батырлыклары һәм кыюлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Аларның әти-әниләренә, якыннарына сабырлык, сәламәтлек телим!
Быел районыбызның кабат оешып яши башлавына 35 ел тула. Шушы еллар эчендә күп кенә дәүләт программарында катнашып, аның социаль-экономик нигезен ныгыта, үзебезнең мөстәкыйль район булып яши алуыбызны раслый алдык. Яңа социаль объектлар, юллар төзелде, халкыбызның яшәү шартлары тагын да яхшырды.
Хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Нургали улына, Республикабыз Дәүләт Советына, барлык дәрәҗәдәге депутатларга, республика хөкүмәтенә һәм барлык тармак министрлыкларына район үсеше һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерәм!
Сабан туе чын мәгънәсендә - гаилә бәйрәме. Анда буыннар бәйләнеше, үзенчәлекле йолалар, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирам чагылыш таба.
Игенче хезмәтен хөрмәтләү, кадерләү, борынгы бабаларыбыздан матур гадәт булып күчкән. Районыбыз механизаторлары язгы кыр эшләрен вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. 26 мең гектар мәйданда чәчү эшләре төгәлләнде. Язгы кыр эшләре вакытында көнне төнгә ялгап хезмәт куйган механизаторларыбызга олы рәхмәтемне җиткерәм. Уңай һава торышлары, бәрәкәтле ел булып, мул уңыш җыеп алырга язсын!
Агымдагы елның сентябрь аенда зур сәяси вакыйга - тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Моңа кадәр районыбыз халкы сайлауларда актив катнашып, үз сүзен әйтеп килде. Монысын да бердәм рәвештә югары дәрәҗәдә үткәрербез дигән ышанычта калам.
Халкыбызның “йөзек кашы” булган бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен, изге эш-гамәлләргә рухландырсын, якты өметләр уятсын!
Мөхтәрәм райондашлар, хөрмәтле кунаклар! Сезне Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм, исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге телим. Һәр йортта тынычлык, татулык һәм муллык хакимлек итсен!
Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев