Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче муниципаль районы башлыгы Кубогына картинг ярышлары узды

Бүген иртәнге якта районның ДОСААФ оешмасы базасында балалар арасында Теләче муниципаль районы башлыгы Кубогына картинг ярышлары булып узды.

Бишенче тапкыр үткәрелүче ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов һәм ТР ДОСААФ оешмасы җитәкчесе урынбасары  Җәүдәт Ибраһимов катнашты. 

Ярышта Балтач,  Кукмара,  Теләче, Арча, Саба районнарыннан килгән яшь картингчылар көч сынашты. 

Ярышта җиңүчеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин  бүләкләде. Җиңүчеләргә һәм җиңүче командаларга Дипломнар, медальләр һәм Кубоклар  тапшырылды. 

Ярышларның барышы һәм шәхси беренчелектә кемнәр җиңү яулавы турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев