Теләче муниципаль районы «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде
28 июль көнне Теләче муниципаль районы «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүе, тракторист - машинист таныклыгы булуы, комбайнның документлары һәм йөртү рөхсәте тикшерелде.
.jpeg)
Комбайннарның комплектлаштырылуына, техник һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма һәм башка кирәк – ярак белән), комбайнерлар махсус эш киемнәре, яктылык кайтаручы жилетлар белән һәм аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе – Илфар Баев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе һәм белгечләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев