«Теләче сабан туе -2026» - бәйрәм күңелле уеннар белән үрелеп барды
Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме - халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп, катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар, уеннар җитәрлек.
Бәйрәм сәхнәсе дә буш тормый. Быелгы сабан туеның махсус кунаклары – Казан бию ансамбле һәм ТР фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле. Шулай ук, якташларыбыз - Габдулла Тукай премиясе лауреаты, ТР һәм РФ халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның халык артистлары Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вагизов, Алинә Сафиуллина, Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар сәхнә тотты.
Фәнил Нигьмәтҗанов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев