Теләче халкы Искечә Яңа елны каршы алды
13 санын яратмыйбыз, куркабыз һәм шикләнәбез. Һәм бары тик 13 гыйнварга гына сөенәбез. Чөнки бу көнне янәдән бар халык Яңа елны каршылый!
Ә безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә. 13 гыйнвар кичендә дә Үзәк ял паркында Теләче халкы, гөр килеп, Искечә Яңа елны каршы алды.
Бүгенге чарада район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашып, район халкын кабаттан, Яңа ел белән тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде һәм «Татарстанда кыш» проекты кысаларында узган «Яңа ел кәефе» район бәйгесе җиңүчеләрен, районыбыз волонтёрларын һәм яңа ел бизәлеше буенча иң тырыш гаиләләрне дә бүләкләп узды.
Чарадан Фәнил Нигьмәтҗанов фоторепортажы.
Шулай ук, бәйрәмгә килми калганнар әлеге сылтамалар аша кереп туры эфирны карый ала:
https://vk.com/wall-51900791_56512
https://vk.com/wall-51900791_56513
https://vk.com/wall-51900791_56518
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев