Теләчедә «Аулак өй - көрәш» бәйгесе узачак
18 июль көнне «Туган авыл» кунакханә-күңел ачу комплексында «Аулак өй - көрәш» әдәби бәйгесенең зона ярышлары узачак.
Бәйгедә Теләче, Казан, Саба муниципаль районыннан гаиләләр көч сынашачак. Әдәби көрәштә җиңүче командалар «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестивале (Спас муниципаль районы) кысаларында узачак «Аулак – өй көрәш» проектының финал ярышларында катнашачак. Әлеге бәйгенең максаты- халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын укуга кысыксыну уяту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев