Теләчедә Гомәр Байчуринның 135 еллыгына багышлап эшләнгән хәтер тактасын ачтылар
Бүген Урта Мишә авылында, якташыбыз Гомәр Гыйләҗетдин улы Байчуринның 135 еллыгына багышлап эшләнгән хәтер тактасын ачу тантанасы узды.
Чарада район башлыгы Айрат Фатхуллин, Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Калимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, "Теләче якташлар " җәмгыяте" рәисе Ирек Даутов та катнашты.
Гомәр Гыйләҗетдинович кечкенәдән тегү белән шөгыльләнә. Уралда шахтёр була. 1927-1934 елларда республиканың партия дәүләт контроле органнарында, 1934- 1937 елларда Татарстан АССР Үзәк Башкарма комитеты председателе булып эшли.
Коллективлаштыру чорында 1929 елда Урта Мишә авылында "Трактор" колхозы оеша. Бүген фермер Илдар Илдус улы Сафиуллинның тәкъдиме, Баландыш авыл җирлеге ярдәме белән аның туган авылында трактор - обелиск куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев