Теләчедә район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Бүген үзәк ял паркында район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.
Муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллине бәйрәмгә килүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, киләсе елда да яхшы укуларын, чараларда катнашуларын һәм хыялларының тормышка ашуын теләде.
Котлаулардан соң балалар күңелле конкурсларда катнашып, җырлап-биеп, күңелле ял итте.
Убырлы, Емеля, Кыш бабай, Кар кызы катнашындагы театральләшкән тамаша да бәйрәмгә килүчеләрнең күңеленә хуш килде.
Зөлфия Ибраһимова.
Балалар иҗат үзәге укытучысы Айнур Фазылҗанов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев