Теләчедә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә катнашучылар исемлеге көннән-көн арта
Районда Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына жибәрү өчен гуманитар ярдәм туплау эшләре бара.
Теләге булган һәркем сугышчыларга һәм азат ителгән территорияләрнең тыныч халкына ярдәм күрсәтүдә катнаша ала. Безнең районда бик күп битараф булмаган райондашларыбыз яши икән – алар кабул итү пунктына күп күләмдә азык-төлек, җылы кием-салым, гигиена кирәк-яраклары алып килүләрен дәвам итә.
Гуманитар ярдәмне бүген дә Теләче авылы Фатих Хөсни урамында урнашкан элеккеге техник карау уза торган бинага (МФЦ бинасы) кичке дүрткә кадәр китерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев