Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Егетләр янына

Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәнгә дә ничә ел узып китте. Якыннары, гаиләләре алар өчен көндә ут йотып яши. Район халкы, якташлар, җитәкчеләр дә кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырыша. Бу көннәрдә район башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә бер төркем волонтерлар ил сагында булган якташларыбызның хәлен белеп, гуманитар ярдәм тапшырып кайтты.

Район җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрендә район халкына, эшмәкәрләргә, якташларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татар халык мәкалендәгечә кечкенә генә тамчылардан гөрләвекләр, зур елгалар, күлләр барлыкка килә шул. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә  егетләргә ярдәм әзерләнде. Бер УАЗ машинасы, 4 велосипед, 1 мотоцикл да җибәрелде. Аны Баландыштан бертуган Мөхәммәтшиннар үзләренең җирлек егетенә атап җибәрде. УАЗ машинасын бу юлы да Эмиль Гаязов рәтләп, тәртипләп, ремонтлап озатты. Әлеге машина Кече Кибәхуҗа җирлегеннән  Рөстәм Нәбиуллинга тапшырылды. Шулай ук бу юлы да генераторлар, “Дружба”лар, тәгәрмәчләр биреп җибәрелде. Теләчедән сугыш кырына  киткән техникаларның  саны - 19 машина, 15 мотоцикл. Күпчелек район халкы быел Корбан итен ил сагында булган егетләргә бирергә ниятләгән иде. Бу юлы да егетләргә тәмләткечләр белән әзерләнгән ит күпләп алып барылды. Волонтерлар иң элек гуманитар йөкне Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә  тапшырды. Әлеге эштә  булышлык иткән эшмәкәрләр Хәмит Хәкимовка, Айгөл Хадиуллиналарга  “Теләче” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Ирек Даутовка, район халкына олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Әлеге шәһәрдә яшәүчеләргә  төзелеш материаллары, кирәк-яраклар озатылды. Көзге байлыктан өлеш чыгарып Теләче волонтерларына җирлегебездә яшәүчеләр яшелчәне, кайтмаларны да  күпләп китерде. Егетләр сораган әйберләрне дә барлап җибәрүгә ирештеләр. Бу көннәрдә волонтер кызларның эше бик тыгыз булды. Бар килгән  продукцияне, кирәкяракны тәртипләп, барлап тутыру җиңел хезмәт түгел. Аларның һәрберсенә  төгәл итеп адресларын язарга кирәк. Район үзәгендә көн саен диярлек, авылларда да кичләрен аз булса да ярдәмем тисен дип  маскитлы сетка үрергә  апалар, кызлар килделәр. Аларга балалар, студент кызлар да булышты. Бу юлы да ит һәм коры ашлар күпләп озатылды. 

Эльмира Әхмәтҗанова.

Гуманитар йөк җыюда барлык район халкы актив кушылды. Махсус хәрби операциядә катнашкан якташлар сораган әйберләрнең барысын да әзерләп җибәрергә тырышты волонтёрлар. Кемнәрнең ярдәме кергән барыгызга зур рәхмәт, райондашлар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев