Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчегә Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова килде

Теләчегә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова килде.

Район башлыгы Айрат Фатхуллин,башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин озатуында ул Теләче урта мәктәбенең, Теләче районының архив эшчәнлеге белән танышты. Әлеге мәктәп базасында җитәкчеләр, китапханәчеләр, мөгаллимнәр,төбәгебез тарихын язучылар катнашында җыелыш үткәрде. 

Җыелыш барышында тарихи документлар белән эшләү ысуллары, шулай ук архив материалларына район халкының керү мөмкинлеге хакында әйтелде.

Соңыннан кунаклар муниципаль архив эшчәнлеге белән, Теләче мәктәбе, "Туган авыл" ял итү комплексының музее белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев