Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәм иртәсе узды

Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәм иртәсе узды. Иркен, якты, ямьле бакча быел 26 баласын мәктәпкә озата.

Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте.  Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы “Алдынгылар хәрәкәте”нең  җирле бүлекчә җитәкчесе Сабирова Алия Рафис кызы һәм мәктәптән укучылар да булдылар,  алар балаларга , әти-әниләргә, педагогларга  рәхмәт хатларын тапшырдылар. Ел дәверендә “Алдынгылар хәрәкәте” буенча план нигезендә безнең балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде, балалар, әти-әниләр  бик теләп, актив катнашты, шулай ук эш дәфтәрләрен  кызыксынып тутырдылар. Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм төрле төстәге шарларны зәңгәр күккә очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!

Балалар бакчасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев