Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар “Туган авыл” ял итү комплексында урнашкан мини музейда

Тарихын белмәгән халыкның, киләчәге була алмый....

Шуларны истә тотып,  Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар  “Туган авыл” ял итү комплексында  урнашкан мини музейда экскурсиядә булып кайтканнар. 

"Безне, аңа нигез салучы эшмәкәр, Рифкат абый шатланып каршы алды һәм озатып йөрде. Музейның бай коллекциясендә татар халкының тормышын чагылдырган бик күп кенә әйберләр тупланган. Музей территориясенең бер өлешен иген игү, ашлык сугуны күзалларга ярдәм итүче көлтәләр җыелмасы, борынгы эш кораллары алып тора. Әлеге экспонатлар безгә әби-бабаларыбызның бөтен эшләрне диярлек кул хезмәте белән башкаруларын, аларның авыр хезмәтләрен күзалларга ярдәм итә.  Шушы территориядә урнашкан кечкенә зоопарк балаларда бигрәк тә зур кызыксыну уятты", - дип хәбәр иттеләр безгә балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев