Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме гөрләп узды

Нәүрүз – татар халкының иң матур йола - бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.

Бу бәйрәм, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. 

Теләче 3нче номерлы  балалар бакчасының  уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле уздырдылар. Кыш бабайны озаттылар,  Нәүрүзбикәне каршы алып аның белән биеделәр, җырлар җырладылар, халык уеннарын уйнадылар,  санамышлар әйттештеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев