Теләченең «Хәрби дан аллеясы»нда чара узды
19 ноябрьдә илебездә Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне билгеләп үтелә. 1942 елда бу көнне Сталинград янында «катюшалар» залпы белән совет гаскәрләренең һөҗүм операциясе башлана.
Сталинград янындагы контрһөҗүмдә өч фронт катнаша. 19 ноябрьдә - КөньякКөнбатыш һәм Дон фронтлары, ә 20 ноябрьдә Сталинград фронты һөҗүмгә күчә. 23 ноябрьдә Көньяк-Көнбатыш һәм Сталинград фронты гаскәрләре очрашып, Германиянең 6нчы коры җир һәм 4нче танк армиясен (22 дивизия, 300 меңнән артык кеше) чолганышта калдыра. Бу операциядә артиллерия гаять мөһим роль уйный.
.png)
Шушы уңайдан Хәрби Дан аллеясында артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Аларны истәлекле дата белән район башлыгы Айрат Фатхуллин тәбрикләде. Районыбыз үзешчәне Илсур Галимов үз җырларын бүләк итте. Чарага Теләче урта мәктәбенең Юнармия отряды балалары да килде. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Мондый чаралар хәрби патриотик рухта уза. Бу яшь буынны тәрбияләүнең бер алымы булып тора. Очрашуга махсус хәрби операцияда катнашкан райондашыбыз отставкадагы полковник, бүген Ключище авылында яшәүче Равиль Хабиров килде. Җыйнак кына очрашу ракета гаскәрләрендә һәм артиллериядә хезмәт итүчеләргә күрешергә мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев