Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төгәлләнеп килә

Ноябрь башында районда “Национальное достояние - Милли хәзинә” дип исемләнгән халык фольклоры фестиваль-конкурсы старт алуын хәбәр иткән идек.

10 ноябрь көнне Шәтке авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәргән  һәм зур оешканлык белән барган, районыбызда яшәүче халыкларның үзләренә генә хас булган милли йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган фестиваль-конкурс инде ахырына якынлашып килә. 

Мисал өчен, 7 декабрь көнне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия алдында Баландыш авыл җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясаса, бүген, ягъни 8 декабрь көнне - Сауш авылы мәдәният йортында Үзәк авыл җирлеге, 9 декабрьдә - Әбде, Кече Кибәхуҗа, 10 числода - Иске Җөри авыл җирлеге үзешчәннәре имтихан тотачак. Фестиваль-конкурсның гала-концерты 16 декабрь көнне Теләче мәдәният йортында узачак. 

Исегезгә төшерәбез, мәгълүм фестиваль-конкурс, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, агымдагы елның 24 августында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 168 номерлы боерыгы нигезендә игълан ителгән иде. Фестиваль-конкурста катнашучылар “Иң яхшы фольклор-этнографик фольклор”, “Традицион музыка инструментлары буенча иж яхшы инструменталь коллектив”, “Иң яхшы вокаль коллектив” һәм “Иң яхшы мәдәни гореф-гадәт һәм йола” номинацияләре буенча көч сынаша.

 Хөрмәтле укучылар, түбәндәге фоторәсемнәрдә сез Баландыш авылы мәдәният йортында узган чараның барышын күрәсез. Биредә авыл яшьләре Гашыйклар тавында уза торган “Кичке уен” үрнәген (“Йөзек салыш”,  “Капкалы”, “Йөзек салыш” кебек халык күңеленнән мәңге китмәс борынгы уеннарыбыз синтезыннан тора) тәкъдим итсә,  җирле фольклор колллективы барыбызны да “Бәби мунчасы” йоласына чакырды. Гармунлы, җырлы-биюле, уен-көлкеле тамашаны һәркем яратып карады. Биредә сәхнәдә беренче адымнарын гына ясаучы яшьләребезне дә, тәҗрибәле урта һәм өлкән буын һәвәскәрләрне дә күрергә була иде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев