Төп күрсәткеч - финанс нәтиҗәсе
Бүген, ягъни 23 август көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында быелның җиде анда терлекчелек тармагында куелган хезмәтнең финанс нәтиҗәләрен анализлауга багышланган киңәшмә булып үтте.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәгә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зооветеринария белгечләре, агрономнар һәм икътисадчылар чакырулы иде.
Киңәшмәдә күтәрелгән әлеге тема буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең терлекчелек буенча директор урынбасары Ренат Абушаев чыгыш ясады.
Моннан тыш, киңәшмәдә көзге кыр эшләре турында да җентекле сөйләшү булды. Бу уңайдан район башлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә якын көннәрдә урып-җыю эшләрен тәмамлау, көзге чәчү, төп эшкәртү кебек мөһим агрочараларны кыска срокта һәм югары сыйфат белән башкарып чыгу бурычы куелды.
Үтемле, анализга бай киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев