Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән үзкыйммәт, уңай логистика һәм арадашчы юк

Беркөнне “Теләче” үсемлекләр (декоратив агачлар, чәчәкләр) питомнигында тракторчы булып эшләүче Тәлгать Миңнебаев белән Теләче урамында күрешкәч: “Җәйләрен килеп, питомниктагы эшләр белән танышып китә, безнең хезмәтне күрсәтеп, газетага язып чыга торган гадәтең бар иде. Соңгы берничә елда күренмәдең. Җитештерү мәйданнарыбыз, теплицаларыбыз арта, хезмәт шартлары яхшыра, тотрыклы коллектив тупланды, эшләве күңелле”, - дигән иде шатлыгын уртаклашып.

Эшеннән, тормышыннан ямь табып яшәүчеләр белән сөйләшү үзе бер күңелле. Кызыктырды. Табигатьтә көз тантана итә дип тормадым. Бардым, күрдем, аралаштым һәм фотога төшердем үзләрен. Көзнең дә үзенә генә хас матурлыгы бар. Ул үзенең муллыгы белән ямьле, кадерле. Питомникта эшләүчеләр өчен ул муллык, матурлык кына түгел, биш - алты ел дәвамында куелган хезмәткә әҗер алу чоры да. Ягъни бу вакытта алар үзләре үстергән чәчәкләр, декоратив агачлар белән рәхәтләнеп сәүдә итәләр. Ник дигәндә, көзен барча дөнья агач утырту мәшәкатьләре белән яши башлый, күмәк өмәләр оештырыла. Тотрыклы эшләгәч, даими клиентлары да барлыкка килгән. Алар үстергән чәчәк һәм агачларны Мәскәү, Уфа, Пермь, Чиләбе, Ижау шәһәрләреннән, хәтта Коми Республикасыннан ук килеп алалар. Сатып алучы шәһәрләрнең, өлкәләрнең географиясе елдан-ел арта икән..

Фәнил Нигъмәтҗанов.

 

Бу хакта тулырак район газетасының 12 октябрь көнне чыккан саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев