Туган як кадерле
Махсус хәрби операциядә булган якташларыбыз кыска вакытлы ялга кайталар. Милли бәйрәмебез узган көннәрдә Олы Мишә авылыннан Ришат Мулләхмәтов үзенең гаиләсе белән Айдар авылында узган милли бәйрәмне тамаша кылды.
Балалар әтиләре кайткан сөенечтән нишләргә белмиләр. Кая гына барсалар да артыннан калмыйлар. Санаулы көннәр бик тиз узачак, сабыйлар әниләре Гүзәлияне кайчан кайта әтиебез диеп аптырата башлыячак. Әтиләре елга ике тапкыр гына кайта шул. Беренче көннән тормыш юлдашын махсус хәрби операциягә озаткан Гүзәлия ханым, көн дә балаларын юатып, аларның игътибарын башкага юнәлтергә тырышып көннәрне, айларны, елларны үткәрә. Көн дә якын кешең өчен борчылып, хәбәр көтүләре бердә җиңелләрдән түгел. Кәрәзле телефонга озагырак хәбәр, җавап булмаса, кулыннан эш төшә, ә борчылганны сабыйларга күрсәтергә дә ярамый. Күз яшьләрен эчкә йотып, тормыш көтәргә кирәк. Аның кыенлыгын балалар белән үзе генә белә…
Ришат Олы Мишә авылы егете. Армия сафларында Краснодар өлкәсендә хезмәт итә. Тырыш егетне биредә калырга чакырсалар да, туган ягы үзенә тарта.
Күрше Айдар авылы кызы Гүзәлия белән авыл клубында танышалар. Яшьләр уртак тел табып, матур итеп очрашып, гаилә коралар. Ришат Казанда эретеп ябыштыручы булып эшли. Башкаланың Сакура бистәсендә үз ояларын коралар, гаиләне тулыландырып кызлары туа. Тыныч, матур тормыш бер мизгел эчендә тарала. Махсус хәрби операция игълан ителгәч, аңа хезмәткә чакыру документын тапшыралар. Армия сафларында булып кайткан егет, моны тыныч кына кабул итеп, кирәк-яракларын алып, якыннарын булдыра алганча тынычландырып хезмәткә кузгала. Аның уенча бик тиз әйләнеп кайтырлар кебек тоела. Башта Казан Экспо үзәгендә өйрәнүләрдә булалар, аннары аларны Донецк өлкәсенә озаталар. Якыннары Казанда булганда янына еш барып йөри, көннәрдән-бер көнне кайтарырлар дигән өметләре югала. Ришаттан өзелеп хәбәрләр, шалтыратулар көтә башлыйлар.
Быел кызлары Зифа беренче сыйныфка бара. Ул әтиәнисенең мәктәпкә бергәләп озатуын тели. Илдә тынычлык урнашып, сабыйның хыялы чынга ашсын иде диеп кенә телисе килә. Балалар бакчасына йөрүче Каюм, мәктәпкә җыенучы Зифа да әтиләрен сагынып көтәләр. Алар һәрчак үзләре ясаган рәсемнәрне посылкаларга салып җибәрәләр. Бу инде әти кеше өчен зур бүләк, ул аларны яши торган блендажларының стенасына ябыштырып бара икән. Кыен вакытларда аңа гаиләсенең, якыннарының һәм сабыйларның өзелеп көтүе көч, куәт бирә. Салкын кышларда, кайнар кояш асларында, баш өстендә туктаусыз очкычлар очып торганда хезмәт итү җиңелләрдән түгел. Сөйләшү барышында ул бер нәрсәдән дә зарланмады.
“Командабызда күпчелеге Башкортлар, күрше Арча районыннан да егетләр бар. Берберебезгә терәк булып, ярдәмләшеп хезмәт итәбез. Ничә еллар узды, алар инде туганнар кебек якын кешеләргә әйләнде. Ашарга бар нәрсә дә бар, бәрәңге, башка ризыклар да, киемнәр буенча да зарлана алмыйбыз. Гуманитарка һәрчак килеп тора. Районыбыз башлыгы Айрат Фатхуллин, волонтер Фәнил Әхмәтвалиев һәм башкалар кирәкяракны алып киләләр, үзебезгә атап та махсус тартмаларда китерәләр. Аларга, район халкына, якташларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Җиңү көнен якынайтуда сезнең дә өлешегез зур. Махсус хәрби операциядә булганда төрле зур әйберләр кирәк була, бу очракта район җитәкчелегенә, Фәнилгә чыгам, мөмкинлекләреннән чыгып һәрчак ярдәм итәләр. Командабыз егетләре аның өчен бик рәхмәтле аларга. Туган як, тыныч хезмәт сагындыра, авылга, районга кайткач һәр нәрсә кадерле. Читтә булганда гына туган якның кадерен аеруча яхшы аңлыйсың. Безне сабыр гына көткән әтиәниләребезгә, гаиләбезгә дә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Иң кыены аларга. Алла боерса барсы да яхшы булыр диеп ышаныйк, Җиңү белән, исән-сау туган якларга кайтырга насыйп булсын”, - диде ул сөйләшү барышында.
Бүген Ришат һәм Гүзәлия Мулләхмәтовлар гаиләсе бәхетле. Әти-әнисенең көчле кулларына тотынып шатланып балалар атлый. Мондый бәхет бик күп еллар дәвам итсен. Батыр әтиләре тизрәк якыннары янына әйләнеп кайтсын гына диеп телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев