Туган якка (район бәйгесе кысаларында)
Район яңалыклары

Туган якка (район бәйгесе кысаларында)

Уйларым белән кабат кайттым, Туып үскән туган ягыма. Уйлар биләде күңелне, Кайткан сыман бала чагыма.

Күпме хатирә сакланган,

Таныш бар сукмак та.

Кеше бәхетле ки,

Бары туган якта.

 

Еллар узды,

Узган күпме вакыт.

Бер минутка гына,

Булса икән кайтып.

Тормышка ашмаган

Калды бер хыялым.

Кая торсак та күңелдә,

Газиз туган ягым.

 

Төрелсә дә чәчләр акка,

Картаймый икән күңел.

Без йөргән сукмак,

Башка, ул түгел…

 

Күңелдә калды бары,

Уйлар, хыяллар да.

Яшел келәм үскән

Без йөргән юлларда.

 

Ландыш Димиева. Шәтке


Нет комментариев