Район яңалыклары

Укучыларны һәм укытучыларны ихластан котлыйбыз!

10, 12 нче февраль көннәрендә татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.

Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Имамиева Нәзилә татар теленнән, Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гыйлаҗова Тәнзилә татар теленнән һәм әдәбиятыннан, 9 сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә әдәбияттан, Олы Мишә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Заһидуллина Нурфия татар теленнән, Гайнетдинова Назлыгөл әдәбияттан, Иске Җөри урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гарипова Зөһрә әдәбияттан призерлар булдылар.
Укучыларны әзерләгән укытучылар:  Зәйнуллина Рушания Хәким кызы, Хәйртдинова Язилә Рәфкәт кызы, Сәхәбиева Люция Заһит кызы, Сәлимова Резеда Гафур кызы, Минһаҗева Люция Марат кызы.Укучыларны һәм укытучыларны ихластан котлыйбыз! 


Нет комментариев