Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Укучының мәдәни көндәлеге” Республика проектының район этабына йомгак ясалды

Теләче балалар китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” Республика проектының район этабына йомгак ясалды.

1-4 сыйныф укучылары уку елы дәвамында үзләре генә яки әти-әниләре, укытучылары белән, безнең районның гына түгел, республиканың мәдәни объекларында, музейларда, театрларда, китапханәләрдә экскурсияләрдә булдылар. Беренче сыйныф укучылары көндәлекләрен матур итеп бизәделәр, анда тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр, укылган китаплары һәм мәдәният учреждениеларында алган кичерешләре турында язып бардылар, фотосурәтләр урнаштырдылар һәм  ел дәвамында мәдәни чаралар һәм вакыйгалар турындагы язмаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” порталында бастырып бардылар. Нәтиҗәдә, 4 яшь номинациясе буенча 4 җиңүче (1, 2, 3, 4 сыйныфлар) сайлап алынды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев