Укытучы апа – “икенче әни”
Мәктәп еллары... Кеше гомеренең иң рәхәт, матур, күңелле һәм истәлекле мизгеледер алар, минемчә. Чөнки анда синең шаян балачагың, сихри үсмер вакытың сизелми дә үтеп китә. Гыйлем иле үзенең серле бишегендә тирбәтеп, сине зур тормыш юлына озатып кала икән...
Бүген инде мин дә чыгарылыш сыйныф укучысы. Туган мәктәбемдә тугызынчы елымны белем алам. Тиздән, бик тиздән яраткан укытучыларым, мәктәбем белән саубуллашыр минутлар, соңгы кыңгырау яңгырар көннәр дә килеп җитәр.. Әйе, ни арада үтеп китә соң бу бәхетле балачак илендә укыган еллар?! Әле кайчан гына бу мәһабәт белем йортында безгә беренче кыңгырау чыңлаган иде. Әле кайчан гына укытучы апабызга беренче тапкыр чәчәк бәйләмнәре буләк иткән идек. Безне, нәни малай һәм кызларны, әниебездәй ягымлы йөзе, йомшак сүзе белән, сабыр һәм тыйнак елмаеп, беренче укытучыбыз - Фәния апа каршы алган иде...
Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Камилә Ситдыйкованың тулы язмасын район газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев