Укытучым!
Укытучым! Аллаһ тарафыннан бирелгәндер Сезгә бу һөнәр!
Нинди генә җылы сүзләр табып
Әйтим икән укытучыма!
Кешелекне яктылыкка илткән
Сез икәнсез бит ул чынлыкта!
Укытучым! Аллаһ тарафыннан
Бирелгәндер Сезгә бу һөнәр.
Сездә генә әниләрдәй йөрәк
Һәркем Сезгә,беләм,шулай дияр.
Әниләр күк һәрбер бала өчен
Шатланасың,әле янасың.
Бары ак юл теләп каласың син
Озаткан күк әни баласын.
Укытучы! Нинди даһи сүз ул
Үрләтәсез белем үренә.
Төпле киңәш биреп өйрәтәсез
Яхшылыкның бары үзенә.
Укытучым,Сезнең биргән белем,
Ярдәм итте миңа тормышта.
Бер сукмактан атлыйм Сезнең белән
Рәхмәтлемен бик тә язмышка.
Сезнең биргән төпле киңәшегез,
Юлдаш булды һәрчак юлымда.
Мин бүген дә Сезне искә алып
Горурланам Сезгә карыйм да.
Укытучым! Кичер мине,мин дә
Чәчләреңә салдым көмеш кар.
Һич вакытсыз яткан маңгаенның
Сырларында минем гаеп бар.
Бәйрәмегез белән бүген котлап
Телим Сезгә саулык,иминлек.
Бүләк итсен Раббым ак бәхетләр
Гел янәшә барсын түземлек.
Һәр туган таң атсын һәрчак тыныч,
Кояш нурларына күмелсен.
Назга тулы Сезнең йөрәгегез
Һич бер кайчан кайгы күрмәсен.
Укытучым! Нинди олы мәгънә
Сыеп беткән шушы бер сүзгә.
Нурлар кебек балкый Сезнең исем
Һәр баланың салган эзендә!
Гөлназ Шарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев