Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уртак борчу

Бүген, ягъни 8 декабрь көнне, муниципаль район Советының кече утырышлар залында “Абортларны комплекслы кисәтүнең нәтиҗәле технологияләре” дигән темага “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин җитәкчелегендә узган сөйләшүдә Татарстан Республикасының  коммерцияле булмаган автоном “Умиление” дип исемләнгән  гаиләләрне, әниләрне һәм балаларны яклау үзәге вәкиле Аида Фиогбе, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин, районыбыз мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашты һәм чыгыш ясады. Алар үзләренең чыгышларында абортларны һәркем өчен дә уртак борчу икәнен, аларны кисәтү юлында барлык дәүләткүләм чаралар да нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр.  Чарага акушер-гинеколог, социаль яклау, спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлеге, мәгариф, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, дин әһелләре чакырулы иде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев