Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урыннардагы көндәлек эш барышы белән танышты

Бүген муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Алан” һәм “Агролак” ширкәтләрендә булып, көндәлек эш барышы белән танышты.

Мәсәлән, “Алан” ширкәтендә, ширкәт идарәсендә узган “Түгәрәк өстәл”дә Балыклы авылы янәшәсендә бер мең баш савым сыерга исәпләнеп төзелеп килүче терлекчелек комплексының икенче торагын төзеп бетерү, моның өчен инвестицияләр җәлеп итү һәм подрядчы оешмалар белән эшләү турында сөйләшенсә, “Агролак” ширкәтендә исә районыбыз җитәкчеләре техника ремонты барышы белән кызыксындылар, амбар хуҗалыгында, терлек азыгы хәзерләү үзәгендә булдылар. 

Йөреш вакытында күренгәнчә, “Агролак” ширкәте районыбызда бик күп заманча, куәтле техникага ия һәм аларны яхшы шартларда саклаучы хуҗалыкларыбызның берсе булып санала. Шунысы игътибарга лаек, хуҗалык Яңа 2025 елда  бер мең савым сыерына исәпләнгән үз саву залы булган яңа, заманча терлекчелек комплексы төзи башлауны планлаштыра.

Муниципаль район башлыгының авыл хуҗалыгы преприятиеләре буенча йөреше, йөреш вакытында яңгыраган фикер-тәкъдимнәр турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев