Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урып-җыю төгәлләнсә дә, кырда эш бетми

Бүген, ягъни 10 сентябрь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, районыбыз кырларында булып, урып-җыю һәм көзге кыр эшләренең барышы белән танышты, соңгы биш көндә хезмәт алдынгылары булып танылган комбайнчыларга кызыксындыру премияләре, мактаулы “Урак батыры” билгеләре (вемпеллары) һәм Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлегедәй мәртәбәгә комбайнчылар Данил Шигаев (“Август - Теләче” ширкәтеннән), Данияс Гайнетдинов (Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан), Василий Архипов белән Владимир Мазарченков  (“Агролак” ширкәтеннән), Илзир Гарипов (“Алан” ширкәтеннән) һәм Айнур Вафин (“Шәрәфиев Р.З. шәхси предприятиесеннән) лаек булды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр һәм игенче-механизаторлар белән очрашуда  оптималь срокларда күпъеллык үләннәрнең икенче катыннан сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, кукуруздан сенаж силосы салу һәм көзге чәчү, төп эшкәртү кебек көзге агрочараларның барышы турында да сүз булды.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев