Үзәк бистәсендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Үзәк авыл клубында, үзешчән сәнгать коллективлары катнашында, Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Чара башында Үзәк җирлегенең ветераннар советы рәисе Наилә апа Харисованы 85 яшьлек юбилее белән дә тәбрик иткән.
- Җылы, уңайлы шартларда, шигырьләр укыдык, җырлар башкардык, викторинада, уеннарда һәм биюләрдә катнаштык, чәй эчтек. Вәлиуллин Илнур авылдашларын бәйрәм белән котларга керде һәм 33836 п.п. хәрби часть командиры подполковник О.Клещевников исеменнән бистә волонтерларына рәхмәт хатлары тапшырды, - диде Үзәк мәдәният йорты директоры Елена Тарасова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев