«Вакансияләр ярминкәсе» узды
446
0
Хәзерге вакытта «Киләчәк» яшьләр үзәгендә Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе кысаларында районкүләм чара бара.
Бүген үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, җаваплылыклары чикләнгән "Чулпан", “Август – Теләче” ширкәте, "Нәүрүз" сөт - май заводы, район мәдәният йорты, Саба һәм Теләче районнары хәрби коммиссариаты, ООО "Авангард -строй", ООО "ЛМРПласт", Хуҗалык-эксплуатацияләү конторасы оешмалары вәкилләре эш бирүче сыйфатында катнаштылар.
Әлеге чара хакында мәшьгульлек үзәге җитәкчесе Айдар Галимҗановтан сораштык:
- Әлеге чара Бөтенроссия буенча уза. Бүген монда Теләче мәшьгульлек үзәгенә вакансияләр биргән оешмаларны һәм районда эш эзләүчеләрне чакырдык. Килүчеләр бар. Алар монда эш тәкъдим итүчеләр белән күзгә - күз очрашалар, мәгълүмат белән танышалар. Очрашуның нәтиҗәләре дә булыр дип уйлыйм. Бу ярминкәләрне без елга берничә тапкыр уздырабыз, - диде ул.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев