Вируслы авыру
Бигрәк тә яз һәм көз айларында сак булырга кирәк
Соңгы вакытта Марий Эл, Удмуртия Республикаларында, Мәскәү өлкәсендә урнашкан сулыкларда күпләп акчарлаклар үлә. Әлеге уңайдан күптән түгел республиканың Аграр министрлыгы, “Россельхознадзор” оешмасы һәм республиканың Баш ветернинария Идарәсе кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Йогышлы чир таралуның төп сәбәбе - башка төбәкләрдән фермерлар тарафыннан ветеринария документлары булмаган зарарланган кош-корт кайтару, шулай ук авыру кыргый су кошлары яши торган табигый сулыкка төшүе. Кош гриппы белән күптөрле кошкорт авырырга мөмкин. Мәсәлән: тавыклар, казлар, үрдәкләр, күркәләр, чыпчыклар, күгәрченнәр һәм башкалар. Кыргый кошкортлар арасында кош гриппы бернинди клиник үзгәрешсез үтәргә мөмкин.
Кош гриппы - вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарында зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле, авыру кошны юк итәләр. Кош гриппының сиптомнары: кошларның йомырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкрәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала. Йон-каурыйлары тузгыган була, үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп күзләрен йомып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Гырылдап еш-еш сулыйлар. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшькелт - көрән төстә була.
Авыруны ничек кисәтергә соң? Моның өчен шәхси хуҗалыкларда кош-кортларны ябык читлекләрдә асрарга кирәк. Ә су кошларын ачык күлләргә чыгару катгый тыела. Бигрәк тә яз һәм көз айларында кыргый кошлар килгән һәм киткән вакытта сак булырга кирәк. Кош кортларны теләсә-нинди сатучылардан алмаска, ветеринария белешмәсен сорарга, бигрәк тә чит республикалардан кергәннәрен. Кош-кортлар авырса, яки үлү очрагы булса, кош-корт хуҗасы кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә тиеш. Телефон номеры: 8(843) 60 - 2 - 10 - 39, 8(843) 60 - 2 - 11 - 46.
Илгизәр Гарипов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев