Витаминнарны табиб кушуы буенча гына эчү кирәк
Авырмас өчен яхшы тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, җылы итеп киенеп йөрергә һәм туңмаска кушалар. Ә район үзәк хастаханәсе балалар табибы Хания Ганиева бу уңайдан ниләр киңәш итә икән соң?
- Баланы кат-кат киемгә төрергә ярамый, шул ук вакытта артык юка киендерү дә яхшы түгел. Бу гади генә кагыйдә без өлкәннәргә дә кагыла. Өйдә температура якынча 20 градус, дымлылык 60 процент булса яхшы. Тәрәзәләрне ачып бүлмәләрне җилләтү кирәк. Дөрес туклану турында һәрчак истә тотарга тиешбез. Борынны тозлы су белән чайкатып тору да файдага гына. Чир вакытында халык күп җыелган урыннарда бик кирәк булмаганда йөрмәсәң дә яхшы. Бу аеруча өлкән буын вәкилләренә, хроник авырулары булган кешеләргә кагыла. Салкын тию еш кына туңу аркасында килеп чыга. Моның өчен салкын яки көчле җилгә эләгү, аякка су үтү җитә. Кулны ешрак юарга кирәклеген дә искәртәсе килә һәм бу очракта гади сабын куллану күпкә яхшырак. Саф һавада йөрү, мөмкинлек булганда физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу да бик файдалы. Авырмас өчен гриппка каршы вакцина ясатырга кирәк.
- Хания Ранисовна, витаминнар куллану салкын тиюдән саклыймы?
- Витаминнарны табиб кушуы буенча гына эчү кирәк. Организмга белмичә кулланган витаминнар, дарулар тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа авырый башлагач, авылыгызның фельдшеры, яки участок терапевтына мөрәҗәгать итү кирәк. Бер кешегә яраган дарулар, икенчегә туры килмәве ихтимал.
- Үпкәгә төшкәнме юкмы, икәнлеген кайдан белеп була?
- Моны бары табиб кына белә, алда әйтелгәнне кабатлап, хәлегез начар, температура төшми икән тиз арада табибны чакыру кирәк. Үтәр әле дип аяк өстендә эшләп йөрү дә салкын тиюнең катлаулы очракларын китереп чыгара, һәм чирнең сузылуына китерә.
- Грипп вакытында температураны төшерәсеме, яки үзе төшкәнен көтү кирәкме?
- Кисәк кенә төшерү дә ярамый, шулай ук югары температура белән тору да кеше сәламәтлеге өчен уңайга түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев