Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Халыкара театр көне уңаеннан

27 март көнне илебез җәмәгатьчелеге Халыкара театр көнен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан, район мәдәният йортында тантаналы чара үтте.

Ул быел үткәрелгән районкүләм театр конкурсында беренче урынны яулаган Шәтке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән театр коллективы тарафыннан күрсәтелгән драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  спектакле белән башланып китте. Тамашачы үзешчәннәр чыгышын  нык ошатты, үзләрен алкышлап бик озак кул чаптылар. 

Бүләкләнделәр.

Азактан, сәхнәгә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чакырылды. Алар шәткелеләргә һәм театр смотр- конкурсында призлы урыннар яулаган коллективларга, аерым номинацияләрдә танылу алган үзешчән артистларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Мәдәният көне уңаеннан.

Алардан тыш, тантанада үз эшенең остасы булган мәдәният хезмәткәрләре белән тармак ветераннары  да бүләкләнде. Ник дигәндә, 25 март көнне генә без Мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үткән идек. Җитәкчеләребезнең бу гамәле дә нур өстенә нур булды. Җылы сүзләр, чәчәкләр һәм алкышлар мәдәниятчеләребезнең күңеленә илһам, дәрт өстәгәндер, яңа эшләргә рухландыргандыр дигән ышаныч бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев