Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халыкка хезмәт итәләр

Шунысы ачык: тәртип бозучыга төзелүче һәр беркетмә төгәллек, белем таләп итә. Димәк, участок вәкаләтлесенең халык белән аралаша белүе, психологик тоемлавы, кайчакта таләпчәнлеге дә кирәк. Беркетмә төзү, белешмә бирү яки рәсмиләштерү, теркәү, кешеләр белән әңгәмә алып бару, вакыйгаларда катнашкан яки күргән кешеләрдән сорашу кебек эшләр һәм мәшәкатьләр белән көннең үткәне дә сизелми. Әлбәттә, төрле катлаулы вакыйгалар йомгагын да “сүтеп җыярга” туры килә. Әлбәттә, бу җиңелләрдән түгел. “Журналист һөнәрен алыштыра” акциясе барышында боларны үземнең дә күргәнем, тойганым булды.

Аларның эш сәгатьләре дә, тәүлек әйләнәсе дисәк тә һич ялгышмабыз. Эш сәгате төгәлләнде диеп битараф калмый, төнге сәгать икедә дә мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәмгә ашыгалар. Чөнки алдагы көндә өендә тавыш чыгарган ирнең хатыны белән әңгәмә кормыйча булмый.

- Өйләрендә даими рәвештә ызгыш чыгып, безнең белән элемтәдә торучы гаиләләр һәр участокта да бар. Кайчакта: “Таң атканчы кайсында нәрсә булды икән”, - дибез. Һәркайсында кеше язмышы бит. Андыйларга кисәтү йөзеннән бераз җәза бирми дә булмый. Арада өендәге хәлне, иренең баласын, хатынын кыерсытуын, ахыр чиктә, гаиләсен урамга куып чыгаруын  яшерүчеләр дә бар. Үзең үстергән балаңның сине урамга куып чыгаруы, кешедә кунып йөрүе соңгы чик. Ялгызы гомер итүче ир-атлар йортында җыелып эчүләр оештыралар, авыл саен бар андый урыннар. Контроль ясап, кисәтү ясап тормыйча булмый. Ут-күздән, бәлаказадан хәтәр. Күп җинаятьләрнең башы хәмер кулланудан башлана,  - дип белдерде Теләче бүлегенең участок вәкаләтлеләре бүлеге начальнигы, полиция капитаны Рәмис Рафис улы Шәрәфиев.

Зур җинаятьләрне булдырмас өчен, кечкенәләренә аяк чалудан башларга кирәклеге бәхәссез. Мондый юнәлештәге профилактик чаралар шуның бер юлы. Җәмәгать урынында исерек килеш йөрү дә закон бозу булып санала, беркетмә төзү таләп ителә.

- Эшли башлаган елларга караганда, хәзер халык тәртиплерәк, полиция белән исәпләшә. Балигъ булмаганнарның да төнге сәгатьләрдә урамда йөрүе азая. Без аларның әти-әниләрен бүлеккә чакырып беркетмә төзибез. Аны әти-әнисе, иптәшләре белә, уңайсызлана, профилактиканың нәтиҗәсе зур, - ди участок вәкаләтлесе, полиция майоры Руслан Алексеев. - Ике күршенең ызан бүлешү бәхәсләрендә дә катнашырга туры килә. Андый очракта килеп туган мәсьәлә авыл җирлеге һәм башка җаваплы оешмалар белән бергә хәл ителә. Шулай да күңелгә иң тигәне - вак урлашулар һәм өлкән буын кешеләренең кырыкалдарларга алдануы. Соңгыларының беркатлылыклары аркасында йөз меңнәрчә сум акчаларыннан колак кагалар. Халык арасында нинди генә аңлату, кисәтү эшләре алып бармыйк, әлегедәй очраклар һаман саен кабатланып тора.

Теләчедә туган, Чаллы шәһәрендә үскән, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган Руслан Сергеевичның участок вәкаләтлесе буларак хезмәт тәҗрибәсе шактый булса да, райондашларыбыз өчен яңа кеше әле ул. Участок вәкаләтлесе буларак, районда ул быел гына эшли башлады. Ул Теләче, Екатериновка, Комаровка һәм Ачы авылларындагы җәмәгать тәртибе өчен җаваплы. Участок вәкаләтлеләре җитешмәү сәбәпле (вакансия бар!), Алан участогына караган Олы Мәтәскә, Иске Җөри һәм Олы Мишә авыл җирлекләренә кергән авыллардагы криминаль вәзгыять өчен дә җавап бирә ул. Аңарчы Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр бүлегендә тикшерүче, Мәскәүдә тикшерү департаментында хезмәткәр һәм җиде ел дәвамында Әтнә районы эчке эшләр бүлегендә участок вәкаләтлесе буларак хезмәт куйган. Бүген ул,  хисапчы булып эшләгән, хәзер декрет ялында булган хәләл җефете Гөлназ һәм ике кызы белән Теләченең Магистральная урамында урнашкан эш һәм яшәү бүлмәләре дә булган полиция өендә яши. Әйе, 2014-2015 елларда районыбызда дүрт участокта (Максабаш, Теләче, Алан һәм Олы Нырсы авылларында) республика программасы нигезендә гаилә белән яшәр өчен бөтен уңайлыклары булган йортлар төзелгән иде. Уңайлык дигәннән, әлеге йортларның капка төпләренә вак таш, асфальт яки кулланышта булган асфальт түшәлсә, тагын да яхшы буласы. Теге яки бу сорау белән халык бирегә бик еш килә ләбаса.

Русланның яшькә кечерәк хезмәттәшләре - полиция кече лейтенанты Айрат Альберт улы Нурмөхәммәтов -  Максабаш полиция участогына караган Югары, Кече Кибәхуҗа һәм авыл җирлекләренә кергән авыллардагы, ә полиция өлкән лейтенанты Дамир Габделбарый улы Кадыйров - Олы Нырсы полиция участогына караган Айдар, Шәтке, Баландыш һәм Әбде авыл җирлекләрендә урнашкан авыллардагы җәмәгать тәртибе өчен җаваплы.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан участок вәкаләтлеләрен, ветераннарны ихлас котлыйбыз, аларга эшләрендә, тормышларында зур уңышлар, иминлек һәм бәхет теләп калабыз. Авыр да, катлаулы да, мактаулы да хезмәтләре аларга бары тик сөенечләр генә китерсен. gАларның эш сәгатьләре дә, тәүлек әйләнәсе дисәк тә һич ялгышмабыз. Эш сәгате төгәлләнде диеп битараф калмый, төнге сәгать икедә дә мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәмгә ашыга алар.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев