Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хат ташучы Рузия

Заманында Түбән Саурыш, Олы Саурыш урамнарын йөгерә-йөгерә аркылыга-буйга иңләгән Рузия Хәкимулла кызы Хантимерова бүген инде үткән гомерен, яшьлеген сагынып, матур хатирә итеп искә ала.

Авыл халкы аны кеше күтәрә алмаслык галәмәт зур сумкасыз күз алдына да китерә алмый. Ә букча тулы газета-журнал, хат, открытка күпме... Халыкның  газетажурнал белән  дуслыгы зур була.  Саба районы Олы Арташ авылы кызын язмыш  Теләче районына китерә. Кичке уенга килгән  Әдехәр абыйның күзе төшә, азрак очрашып йөргәч, эшчән тыныч кызны  югалтмаска тырышып  урлап алып кайта. Йортка  килен булып килгән Рузия апа кайнанасы, кайнатасы һәм дә тормыш иптәшенең сеңлесе белән дус-тату гомер кичерә. Телеграфта эшләгән Рузия  апаны авылга почта хезмәтенә күчерәләр.   Шуннан бирле  40 елга якын гомер узып киткән.  Әлеге еллар  эчендә  почта хезмәтенең  авыр  вакытлары да аз булмый.  Зур  кунычлы резин бутыйлар киеп газета-журналлар тарата. Урамның икенче ягына чыкмаслык пычрак вакытлар була. ..

Рузия апа хакында тулырак район газетасында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев