Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Хәтер кайтавазы» район бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләдек

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иттек. Шул уңайдан, “Теләчеинформ” мәгьлүмат үзәге, ел башында, район башкарма комитеты һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә “Хәтер кайтавазы” дип исемләнгән бәйге игьлан иткән иде.

Ел дәвамында, катнашучылардан,   шушы тематикага туры килерлек видеоязма яисә район газетасына мәкаләләр кабул иттек.  Бүген, ниһаять, бәйгенең җиңүчеләрен билгеләдек. Менә алар:

«ВОВ в истории моей семьи» номинациясендә:

1 дәрәҗә

Илһам Шәйдуллин (Казан)

2 дәрәҗә

1.Тәнзилә Гыйләҗева (Баландыш)

2.Ильхан Гыйльманов (Олы Мишә)

3.Азамат Гарифуллин (Сауш)

 

«Никто не забыт, ничто не забыта»  номинациясендә:

1 дәрәҗә

1.Балыклы мәктәбенең «Сәйлән” театр коллективы.

2.Икенче номерлы балалар бакчасының “Кояшкай” вокаль ансамле. 

3. Азамат Шакиров (Олы Мишә)

2 дәрәҗә

Гөлсинә Юсупова (Теләче)

3 дәрәҗә

Гөлсинә Кыямова (Алан)

“Теләчеинформ” мәгьлүмат үзәгендә узган бүләкләү тантанасында район мәгәриф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм “Теләче” район газетасының баш редакторы Ленар Хуҗин да катнашты.

- Хөрмәтле укытучылар, укучылар,  әлеге бәйгедә катнашканыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.  Җитәкчеләрегез әлбәттә, сезгә әлеге бәйгедә катнашырга булышкандыр. Бу соңгы бәйгегез булмас дип ышанам. Барыгызга  да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иминлек телим. Ә укучыларга һәрвакыт яхшы кәеф телисем килә, мәктәпкә киләсегез килеп торсын, гел дүртле - бишле билгеләре генә алыгыз, - диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Владимировна.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев