Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Хезмәтен югары бәяләделәр

Матур май айларында бар дөньябыз чәчәк атканда, игенчеләребез чәчүләрне гөрләтеп торганда безнең техник эшчебез Нәсимә Гәбделхай кызы Хадиуллинаның да тырыш хезмәте зур бәягә иреште - район башлыгыбызның Рәхмәт хатына ия булды.

Нәсимә Гәбделхай кызы Теләче районы прокуратурасында 30 ел дәверендә чисталыкны саклаучы, чәчәк-гөлләребезне шаулатып торучы молаем матур хатын-кызыбызны, чын күңелебездән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, гаиләсендә тынычлык, татулык, тигезлек телибез. Балаларының игелеген күреп, якыннарының күңел җылысын тоеп, бәрәкәтле, куанычлы гомерләр кичерергә насыйп булсын. Илебездә тынычлык хөкем сөрсен.

 

Район прокуратурасы коллективы

 

 

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqv2FjB7