Район хуҗалыкларында 10 мең 125 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 3 мең 289 башы савым сыеры. Көнлек савым 69 тонна.
Әлеге күрсәткеч узган елга караганда 101 процент. Савылган сөт бер сыерга 20,9 килограмм тәшкил итә.

Терлекчелекнең торышын анализлау, киләчәккә бурычлар кую максатыннан, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре белән районда түгәрәк өстәлләр уза. Бүген, район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Низаметдинов белән берлектә, "Игенче" ширкәте, "Әхмәтова Г.Ф" крестьян – фермер хуҗалыгы белгечләре белән очрашты.



Нет комментариев