Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җырлы гомер

Талантлы, тынгысыз холыклы, төскә-биткә чибәр бу ханымны мин бик күп еллар беләм. Беренче очрашуыбыз 20 ел элек булган икән. Аннан соң күпме сулар аккан, төймәгә тезгәндәй, ел арты еллар узган. Район сәнгать мәктәбе укытучысы Рузия Ринат кызы Биктимирова (тумышы белән Шәтке авылы кызы) 1994 елдан бирле җырчылар әзерли - фортепиана һәм җыр сәнгате дәресләре алып бара.

Авыл баласына музыка дөньясына барып керү җиңел булмый. Рузия Ринатовна 1990 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педогогия институтының музыка факультетында укый. Башлангыч музыкаль белемне Саба музыка мәктәбендә ала. - Без үскәндә телевидениедә татарча каналлар юк диярлек. Радиодан атнага ике тапкыр татарча тапшыруда яңгыраган җырларны өйрәнеп, истә калдырып, бөтенесен дә садикка баргач җырлап күрсәтә идем. Әле дә исемдә, “Картаямыни соң йөрәк”не өйрәнеп җырлап йөргәнем. Көләләр иде миннән, - дип елмаеп искә ала бүген балачагын Рузия...

Рузия Ринатовна турында тулырак район газетасының 14 июль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев