Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зур ашлык чистарту һәм саклау комплексы ачылды

Бүген, ягъни 17 ноябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Август -Теләче” ширкәте базасында төзелгән, Үзәк бистәсе янәшәсендә урнашкан урып-җыю эшләреннән соң бөртекле, кузаклы һәм майлы культураларны чистарту һәм саклау комплексын ачу тантанасы булды.

 Комплексны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Азат Җаббаров, “Август” компанияләр төркеме генераль директоры Александр Усков,  җаваплылыгы чикләнгән “Август - Агро” ширкәте компаниясе идарәчесе Айдар Галәветдинов, “Август - Теләче” ширкәтенең генераль директоры Алмаз Хәйруллин катнашты һәм чыгыш ясады. Чарага “Август - Агро” ширкәте компаниясенең районнардагы җитәкчеләре, белгечләре һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чакырулы иде.

Яңа ачылган комплекста элиталы һәм югары репродукцияле бодай һәм борчак симәнәләре җитештереләчәк. Киләчәктә башка культураларны үстереп, чистартып сату күздә тотыла. Бу үз чиратында августлыларга беренче категорияле симәнә җитештерү комплексы статусын алырга ярдәм итәчәк. Мәйданчыкның сәгатенә ун мең тонна симәнә әзерләү мөмкинлеге бар. 

Комплексның мөмкинлекләре һәм әһәмияте турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Эльмира Котдусова видеоязмалары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев