Зур бәйрәм чарасы узды
547
0
Бүген республикабыз халкы Республика көнен бәйрәм итә. Әлеге уңайдан Теләче мәдәният йорты каршындагы мәйданда зур бәйрәм чарасы булып үтте.
Анда районыбыз халкына Татарстан Республикасы Рәисе һәм шәхси котлауларын Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы мининстры Фәрит Хәнифов җиткерде. Тәбрикләү чыгышыннан соң Украинада махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда,туплауда 1әм озатуда актив катнашкан бертөркем райондашларыбызга Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәм мәйданында күп санлы күргәзмәләр,сәүдә нокталары эшләде, чарага килүчеләр район мәдәният йорты үзешчәннәренең җыр -биюләрен тыңлап хозурланды, волейбол, футбол мәйданчыкларында уеннар гөрләде.
Республика көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чаралары турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Бүген 20.00 -22.00 сәгатьтә шушы ук мәйданда яшь райондашларыбыз өчен бәйрәм дсикотекасы , биюләр үткәреләчәк.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев