Теләче Информ

Теләче районы

18+
Үзәк яңалыклар

Татарстанда психотравматик вакыйгалар кичергән балаларга ярдәм итәләр

Барлыгы 441 бала һәм 495 ата-ана ярдәм алган.

Татарстан Республикасында «2024–2025 елларда балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы» проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Аның максаты — рәхимсез мөгамәләдән яки җинаятьләрдән зыян күргән балаларга, шулай ук психологик травма кичерүче балаларга ярдәм итү.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, бу вакыт эчендә заманча социаль сервисларның тулы бер челтәре булдырылган, алар инде йөзләгән кешегә — балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм иткән.

Эш Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен дә кертеп, 20 муниципалитетта алып барылган. Максатчан төркемгә психотравматик вакыйгалар (мәрхәмәтсез мөгамәлә, үз-үзеңә кул салу омтылышы, якыннарын югалту, сугышчан хәрәкәтләр зонасында яшәү) кичергән балалы гаиләләр; башка балаларга карата мәрхәмәтсезлек күрсәткән балигъ булмаган балалары булган гаиләләр; МХОда катнашучыларның гаиләләре, кризис хәлендә калган балигъ булмаган аналар һәм балалы хатын-кызлар кергән.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 20 социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм 7 социаль приют базасында 33 уен терапиясе кабинеты, конфликтлы ситуацияләрне җиңеп чыгу өчен 7 татулашу кабинеты ачылган, катлаулы матди хәлдә калган яшь ата-аналар өчен 4 социаль прокат пункты эшләтеп җибәрелгән. Моннан тыш, 20дән артык учреждение заманча сенсор-релаксацион һәм психологик-педагогик җиһазлар белән җиһазландырылган. 

Барлыгы 441 бала һәм 495 ата-ана ярдәм алган.

«2024–2025 елларда балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы» проектын гамәлгә ашыру «Гаилә» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев