Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

-10 градуска кадәр суыта

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 15 ноябрьдә, көндез -1 градустан -6 градуска кадәр  булачак.

Моннан тыш, кыска вакытлы бураннар, 15-20 м/с (төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә) көчле җил һәм юлларда бозлавык, шул исәптән республика башкаласында да көтелә. 

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 16 һәм 17 көнне, атмосфера басымы арту белән, төбәктә явым-төшем туктатылачак. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында 5-10 градус салкын һәм якты вакытта -1дән -7 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

18 һәм 19 ноябрь, җомга һәм шимбә көннәрендә, һава торышының начарлануы көньяк циклон фронтлары тәэсирендә булачак. Кар, буран, көчле җил фаразлана. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Шул ук вакытта республика территориясендә җылыначак: көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0-5 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-10-graduska-kadar-suyta-5862898

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев